«Татар кызы»
2026 елда язучы, драматург, тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 140 ел тула. Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучы турында әдәбият, аның биографиясе һәм иҗаты күрсәтелде. Фатих Әмирхан XX гасыр татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе санала, бер үк вакытта романтик әсәрләр дә яза.