Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Әтием – тормыш терәгем!»

Әтиләр көненә Наратлык авыл китапханәсендә кул эшләре сәгате үткәрелде. Әтиләр көне-бик матур бәйрәм һәм әтигә үз кулларың белән махсус бүләк ясау өчен сәбәп ул. Балалар үз куллары белән төрле рәсемнәр ясады, төрле аппликацияләрне кисеп, кәгазьгә ябыштырдылар. Зуррак балалар оригами техникасында кул эшләре эшләде. Китапханәче тематик китап күргәзмәсе оештырды, анда балалар әтиләре белән өйдә уку өчен китаплар сайлый алды.