«Юрист язмалары»
Язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Насыйбуллин – белеме һәм һөнәре буенча юрист, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әсәрләрнең нигезендә авторның криминал дөньясын күзәтүе, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең җәмгыять тормышындагы роле турында уйланулары ята. «Конец опасной тропы» очеркларының беренче китабы 1968 елда рус телендә басылып чыга. Детектив хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары авторы: «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату» һ.б. Авторның 100 еллыгына Наратлык авыл китапханэсендэ китапларыннан күргәзмә оештырылды.