Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Родился я с песнями»

Сергей Александрович Есенин – рус һәм совет шагыйре, язучы, Көмеш гасыр шәхесе. Кыска гына 30 еллык гомерендә Есенин бик күп шигырьләр иҗат итә. Аның иҗаты күпкырлы, ул мәхәббәт турында да, табигать турында да язган. Туган як табигате аның иҗаты өчен төп илһам чыганагы була. Шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китапханә фондындагы китаплары урын алды.