«Яшьлек белән очрашу»
Безнең илдә, күп кенә бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, күпләр өчен дулкынландыргыч һәм күңелле бәйрәм - өлкәннәр көне - игелек һәм хөрмәт көне кертелде. Бу барлык өлкән яшьтәге кешеләргә гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам күрсәтү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Наратлык авыл китапханәсендә «Яшьлек белән очрашу» дигән матур исем астында чара үткәрелде. Авылыбызның олкәннәрен чәй табыны янында бәйрәм белән котладык. Казаклар авыл җирлеге рәисе Сафин Рамил Рафаиль улы эзерләгән бүләк пакетларын өләштек.