«Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз»
Бәйрәм 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнә. Дата Өч төсле Россия флагын торгызу хөрмәтенә 1991 елның 22 августында сайланган, ул беренче тапкыр Мәскәүдә Ак йорт өстендә рәсми рәвештә күтәрелгән. Бу көнгә Наратлык авыл китапханәсендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Рәсемнәр Россиянең төп символларының берсенә–флагка багышланды. Чара барышында балаларга флагның әһәмияте аңлатылды. Россия флагының тарихы, патриотизм тәрбияләү кысаларында аның төсләренең символик әһәмияте, илебез флагына ихтирамлы мөнәсәбәт турында күзаллаулар беркетелде.