“Рәсәй көне”.
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Наратлык авыл китапханәсендә балалар өчен Россия көненә багышланган чара узды.
Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Алар безнең илебезнең матурлыгы, иркен далалары, биек таулары, куәтле елгалары, урманнары, салкын тундрасы белән таныштылар, Россиянең бердәм күпмилләтле ил булуы турында белделәр. Чарада катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, туган илебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар.