Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Тату гаилә – бәхетле гаилә»

Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Бу көнгә Наратлык авыл китапханәсендә тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә гаиләләр чакырылды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштыры. Алар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, анда бакчачылык, яшелчәчелек, өйдә тәртип урнаштыру, балалар тәрбияләү өчен файдалы киңәшләр язылган әдәбият тәкъдим ителде. Парлар арасында ярышлар оештырылды.