Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"И, туган тел"

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты– халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

 

26 апрельдә Наратлык авыл китапханәсе "И, туган тел” дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде. Бу чарага Габдулла Тукайның китапларына күргәзмә оештырылды. Китапханә хезмәткәре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды.