"Могҗизалы космос дөньясы"
Наратлык авыл китапханәсе Ислейтар авыл клубы белән берлектә космонавтика көне уңаеннан “Могҗизалы космос дөньясы” дигән чара уздырдылар. Китапханәче балаларны космонавтика көне белән таныштырды, космоска беренче очучы турында сөйләде, презентация күрсәтелде. Балалар ракета рәсеме ясап, конкурста катнаштылар.