"Без спортны яратабыз"
2013 елның 23 августында БМО Генераль Ассамблеясе бертавыштан 6 апрельне Халыкара спорт көне буларак билгеләп үтәргә карар кабул итте. Бу көнне Наратлык авыл китапханәсендә спорт уеннары узды. Программа башында китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы киңәшләр бирде. Сәламәт булу–авырмау, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу дигән сүз. Спорт уеннары тизлекне, көчне, җитезлекне, чыдамлыкны, бер-берең белән аралашуны, үзара ярдәмләшүне үстерергә ярдәм итә.