"Урок добра"
Быел Г.Х. Андерсенның тууына 220 ел. Наратлык авыл китапханәсендә бу датага китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда бөек әдип әкиятләре үз урыннарын алды. Әкиятләр бөтен җирдә яши! Андерсен әкиятләре–ул кеше белән гомер буе кала торган тулы бер дөнья. Алар безне игелеклерәк һәм киң күңеллерәк итә, һәрнәрсәдә гүзәллекне күрергә өйрәтә. Әкиятләр безне хыялланырга өйрәтә. Алар төрле яшьтәге кешеләргә адресланган һәм үзләрендә халыкның зирәклеген саклыйлар. Китапханә кулланучылары яраткан әкиятләреннән өзекләрне кычкырып укый, тематик презентацияне карый алды.