"Канатлы дускайлар"
1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Наратлык авыл китапханәсе кечкенә укучылары өчен “Канатлы кошкайлар” дип исемләнгәнчара үткәрде. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары – кошларны атап чыктылар. Чара ахырында яраткан кошларының рәсемен ясадылар.