“Татарларның көчле каләме”
Фатих Кәрими 1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязе (хәзерге ТАССР районы) Миңлебай авылында дин әһеле гаиләсендә туа. Кәрими рус, француз, төрек телләреннән фәнни-популяр әдәбият тәрҗемәчесе булып та эшли. Әлеге көнгә карата Наратлык авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Кулланучылар Кәриминең биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Ф.Кәриминең 100 дән артык методик-педагогик, публицистик, нәфис китаплары бар. Аның әсәрләре арасында «Шәкерт илә студент», «Морза кызы Фатыйма», «Нуретдин хәлфә» һ.б.