Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

Балалар китабы атналыгы

Китапханәгә йөрү-йөрмәүләренә карамастан, балалар китабы атналыгы – барлык укучы балаларның бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Наратлык авыл китапханәсендә төрле тематик китап күргәзмәләре оештырылды. Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар үткәрелде. Балалар белән бергә «Әкиятләр иленә сәяхәт», «Китап гомерлек юлдаш», «Күп укыган күп белер», «Китап – белем чишмәсе», «Туган як матурлыгы» дип исемләнгән чаралар үткәрелде. Атнаны йомгаклау көнендә атна дәверендә актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.