Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Хуш киләсен Нәүруз»

Нәүрүз язгы көн белән төн тигезләшү көнендә билгеләп үтелә, ул яз килүен һәм Яңа ел башлануын билгели. Нәүрүз – җир йөзендәге иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, язның төп бәйрәме. Бу көнгә Наратлык авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә милли уеннар оештырылды, анда катнашучылар капчык киеп сикерү, йомырка белән йөгерү, аркан тартышу һәм башка уеннарда ярыштылар. Китапханәче тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Катнашучыларны сыйлау өчен төрле ярмалардан ботка һәм коймак пешерелде.