Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Тәмәкенен зыяны»

Наратлык авыл китапханәсендә тәмәке тартуның кеше организмына тискәре нәтиҗәләре турында әңгәмә узды. Тәмәке тартуның кискен проблемалары да кузгатылды. Китапханәче катнашучыларга тәмәке тартуның хәзерге вакытта халыкның барлык зарарлы гадәтләреннән иң киң таралганы булуы турында сөйләде. Балалар тәмәке тартучы кешенең сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турында белделәр. Тәмәке тартуның тискәре йогынтысы аермачык һәм россиялеләрнең күбесе аны зарарлы гадәт дип саный. Әмма никотинга бәйлелек белән бик азлар гына көрәшергә сәләтле. Шуңа күрә яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдык. Әңгәмәдә катнашучылар тәмәке тартуның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында буклетлар алды. Китапханәче, тәмәке төтененең кеше организмына никадәр зарарлы йогынты ясавына басым ясап, балаларны сәламәтлекнең төп төшенчәләре белән таныштырды.