Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Мин укыйм – сез тыңлагыз!»

Бөтендөнья кычкырып уку көне – март аеның беренче чәршәмбе көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Максаты – укуның мөһимлегенә һәм аның һәр кеше тормышына уңай йогынтысына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Китапны укыганда, без хәтеребезне яхшыртабыз. Уртак кычкырып укулар якынаюга, өйдәгеләрне бер зур тату гаиләгә берләштерүгә ярдәм итә. Наратлык авыл китапханәсендә кычкырып укырга яратучылар җыелды. Китапханәче яңа китапларга һәм периодикларга күзәтү ясады. Кулланучылар үзләренең яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар.