Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Солдатта булган диләр».

23 февраль көнне без традицион рәвештә Ватанны саклаучылар көнен – Россиядә яшәүчеләр өчен иң мөһим булган бәйрәмнәрнең берсен бәйрәм итәбез. Бу илне саклаган һәм саклаучы солдатларны, сугышчыларны хөрмәт итү көне генә түгел, ә бу истәлекле дата күптәннән инде үзенчәлекле, рәсми булмаган «барлык ир-атлар көне»нә әверелде.

 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдаш егетләр белән очрашу кичәсе күңелле үтте. Ислейтар авыл клубы белән берлектә “Могҗизалар кыры” уенын  оештырдык.