"Мәгърифәтчелек каһарманы"
4 февральда Каюм Насыйриның тууына 200 ел уңаеннан анын китаплары белән "Мәгърифәтчелек каһарманы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырдык.
К.Насыйриның әдәби һәм гыйльми мирасы хакында кыскача: ул үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 — барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула, күләме 350 басма табактан арта. Шуның өстенә Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга.