"Хәтерлим мин әле бугенгедәй"
25 гыйнварда Россиядә гадәттәгечә Студентлар көне яки Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1755 елда государыня Елизавета Беренче Мәскәү университетын нигезләү турындагы указга кул куя, ә 1791 елда Изге Татьяна студентлар йорт чиркәве ачыла. Шуннан бирле ул югары уку йортлары һәм көллият укучыларының, шулай ук укытучыларның яклаучысы булып санала. Бу көндә Наратлык авыл китапханәсендә студентларның мәктәп укучылары белән очрашуы булды. Студентлар үзләренең уку йортлары, факультетлары турында сөйләяделәр.