"Сез бу хатны минем укыгында..."
Шәйхи Маннур -татар язучысы(Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров), 1905 елның 2 (15) гыйнварында Казан губернасы Мамадыш өязе Тулбай авылында, Хәзерге Татарстан Республикасының Мамадыш районында дөньяга килә. Язучының 120 еллыгына Наратлык авыл китапханәсендә әдәби сәгать узды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Килүчеләр аның әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укый, өйдә уку өчен китаплар сайлый алды. Маннур прозасы телнең үзенчәлеге, фразеологизмнар, диалектизмнар, мәкальләр һәм әйтемнәрнең киң кулланылышы белән аерылып тора.