"Ап-ак карлы кыш"
Наратлык авыл китапханәсендә рәсемнәр күргәзмәсе узды. Кыш җиткәч, бөтен тирә-як сихерләнгән кебек була. Кыш килүгә барысыннан да бигрәк балалар шатлана. Басулар ак җәймә белән капланган. Йортлар һәм агачлар ак туннар кигәннәр. Ел саен кыш җитү белән китапханәче кышка багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсен әзерли. Балалар бу искиткеч әкиятне үзләренең рәсемнәрендә тасвирлыйлар. Кәгазь битендә пумала һәм буяулар ярдәмендә балалар кыш, кышкы күңел ачулар һәм, әлбәттә, яңа ел бәйрәмнәре турында үз фикерләрен белдерделәр. Күргәзмәдә төрле яшьтәге балаларның эшләре урын алды. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм өйдә уку өчен китаплар сайладылар.