Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Хуш киләсен, Яңа ел!"

          Яңа ел - төп календарь бәйрәм. Күп кенә дәүләтләр һәм аларның гражданнары тарафыннан кабул ителгән традицияләр нигезендә билгеләп үтелә. Наратлык авыл китапханәсендә музыкаль-тематик кичә узды. Кулланучылар өчен кышкы тематика буенча китап күргәзмәсенә күзәтү, күңелле уеннар, Кыш бабай белән Кар кызы очрашуы үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Теләүчеләр өйдә уку өчен китаплар сайлый алды.