"Тауга карап, таулар булып..."
Поэзия-гаҗәеп әйбер. Шагыйрә Нурия Измайловага 75 яшь тулу уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә шигърият кичәсе узды. Кулланучылар өчен китапханә фондында булган шагыйрә китапларыннан китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар авторның яраткан шигырьләрен кычкырып укый һәм өйдә уку өчен китаплар сайлый алды. Шагыйрәнең шигырь сөючеләре өчен Нурия Халит кызы Измайлова (Мирзаянова) иҗаты һәм тормышы чагылдырылган презентация күрсәтелде.