Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Бүләк итәм күңел җылысын»

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көнендә олылар да, балалар да яраткан әниләрен сөендерергә һәм алар өчен чын бәйрәм оештырырга тырышалар. Әнигә иң кыйммәтле бүләк — игътибар һәм кайгырту. Наратлык авыл китапханәсендә бу көнгә тематик кичә үткәрелде. Яраткан әниләр өчен матур шигырьләр, күңелле җырлар яңгырады. Һәм, әлбәттә инде, кешелекнең гүзәл яртысы өчен – хатын-кызлар өчен файдалы киңәшләр булган әдәбият белән китап күргәзмәсе оештырылды.