Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Төрле телдә сөйләшәбез, дуслык телендә анлашабыз»

 

Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу дәүләт бәйрәме Россия тарихындагы мөһим вакыйга — 1612 елда Мәскәүнең поляк интервентларыннан азат ителүе хөрмәтенә куелган. Наратлык авыл китапханәсендә бу дата уңаеннан әңгәмә үткәрелде, анда килүчеләр бәйрәмнең тарихын белделәр, күргәзмәдә әдәбият белән танышылар, 1612 елгы истәлекле вакыйгаларга багышланган презентация карадылар. Ул вакытта халык ополчениесе сугышчылары, чыгышына, диненә һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, бөтен халыкның батырлык һәм бердәмлек үрнәген күрсәттеләр.