Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Җидегән чишмә»

Сара Садыйкова – Татарстан Республикасының музыкаль тормышына зур өлеш керткән танылган җырчы, композитор. Үзенең озын иҗади тормышында  Сара Садыйкова дүрт йөзгә якын җыр, бик күп инструменталь әсәрләр, ике музыкаль комедия иҗат иткән. Аның туган көненә Наратлык авыл китапханәсендә композиторның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларга күзәтү ясалды, килүчеләр аның «Җидегән чишмә», «Ак пароход», «Көтәм сине» һәм башка җырларын искә алды. Аның тормышына һәм иҗатына багышланган презентация карадык.