Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Ватанны кемнәр саклый?"

23 февраль көнне без традицион рәвештә Ватанны Саклаучылар көнен – Россиядә яшәүчеләр өчен иң мөһим булган бәйрәмнәрнең берсен бәйрәм итәбез. Бу илне саклаган һәм саклаучы солдатларны, сугышчыларны хөрмәт итү көне генә түгел, ә бу истәлекле дата күптәннән инде үзенчәлекле, рәсми булмаган «барлык ир-атлар көне»нә әверелде.

 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдаш егетләр белән очрашу кичәсе күңелле үтте. Без үзебезне кызыксындырган сорауларны яңгыраттык, алар солдат хатирәләрен яңарттылар, махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга изге теләкләрен җиткерделәр.