"Киек каз юлы"
Р.Хафизова — үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре тупланган. Әсәрләрендә язучы, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен үзәккә алып, реаль тормыш күренешләре һәм маҗаралы вакыйгалар аша югары әхлаклы, явызлыкка каршы көрәшүче, гадел, хезмәт сөючән балалар образларын тудырырга омтыла.
6 февраль көнне Наратлык авыл китапханәсендә язучының китапларына күргәзмә эшләнде.