"Судьба барабанщика"
Аркадий Гайдар – совет язучысы, һәм XX гасыр тарихының иң легендар шәхесләренең берсе. Гайдар кыска, әмма вакыйгаларга бай тормыш юлын үткән. Гайдар әсәрләрендә һәрвакыт батырлык, мәрхәмәтлелек үрнәкләре чагыла, аларның әсәрләрендәге игелеклелеккә безнең көннәрдә дә өйрәнү начар булмас иде. Наратлык авыл китапханәсендә язучының 120 еллыгына багышланган әдәби чара үтте. Балалар рәнҗетелгәннәрне якларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакыручы романтик китапларның авторы булган кеше турында рәхәтләнеп тыңладылар. Язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды.