"Ф.Кәрим безнең йөрәгебездә"
Иҗатының беренче чорыннан ук Фатих Кәрим –шагыйрь, көрәшче һәм патриот. Әдәбиятка килгән елларыннан укүзенең зәвыклы, тырыш иҗатчы булуын күрсәтә. Аның Мирсәй Әмир,Хәсән Туфан, Кави Нәҗми кебек якын дуслары Фатих Кәримнең хезмәтсөючән, эшлекле, пөхтә, үз-үзенә дә, иптәшләренә дә игътибарлы, таләпчән, олы җанлы кеше булуы турында язалар.
Шагыйрь-фронтовик Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Наратлык авыл китапханәсендә шагыйрне искә алу максатыннан китапларына күргәзмә оештырылды.