"Мин - Шәвәли, шук малай"
Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә. Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта. Шәүкәт Галиевка 95 яшь булу уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.