Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Народы дружат книгами"

 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз — төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре — бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан
Наратлык авыл китапханәсендә “Народы дружат книгами” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.