“Туган җирем – туган төбәгем”.
30 августта Татарстанның Республика буларак оешуын бәйрәм итәләр. Бу көнне 1990 елда Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Шулай ук Казан көне дә билгеләп үтелә. Наратлык авыл китапханәсе шул уңайдан балаларга Татарстан буенча онлайн экскурсия оештырды. Республикабызның истәлекле урыннары буенча әзерләнгән презентациядан Свияжск утрау-шәһәрчеге, Болгар шәһәренең Ак мәчете, Казанның Иске татар бистәсе һәм башка бик куп кызыклы һәм матур тарихи урыннарны белдек.