"Россия флагы көне"
22 августта Россия флагы көне билгеләп үтелә. Наратлык авыл китапханәсендә күңелле чара оештырылды.Китапханәче балаларга Россиянең флагы тарихы турында күп кенә мәгълүматлар җиткерде, Флаг белән бәйле уеннар балаларның күңеленә хуш килде. Флагның төсләре нәрсә аңлатуын балалар тасвирлап бирә алдылар. Аларның Россия флагы турындагы белемнәре тирәнәйтелде, әлеге кичә патриотик хисләр, Ватан белән горурлану кебек сыйфатларны арттыруга зур этәргеч булды. Бәйрәм Россия флагын суратләү белән тәмамланды.