“Батыр үзе үлсә дә, исеме кала”
25 август – җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, Наратлык авыл китапханәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган " Батыр үзе үлсә дә, исеме кала " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән М. Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында әңгәмә уздырылды, геройның шигырьләрен кычкырып укыдык. Балалар милли каһарманнарыбызны белергә, сакларга, киләчәккә илтерләр дип ышанып калабыз, җәлилчеләр хәтерен алар киләчәктә дә яңартып торырлар.