Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Без әнкәйнең биш шатлыгы идек”.

Роберт Миңнуллин – шагыйрь, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Әмма Роберт Миңнуллин беренче чиратта үзен "балалар шагыйре" дип саный иде. Аның шигырьләре җиңел яңгырый һәм кабул ителә. Шагыйрь матурлыкны кечкенә детальләрдә һәм гади уеннарда күрә. Ул балачакның кабатланмас булуына дан җырлый, аңа балаларның хыяллары һәм фантазиясе якын. Автор бәләкәй кешедә беркатлылык, эчкерсезлек, кайгыртучанлык кебек сыйфатларны ача ала. Наратлык авыл китапханәсендә шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылды.