Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Китаплы гаилә”

8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәме бәхет һәм үзара аңлашу турында тагын бер кат искә төшерергә тиеш. Бу бәйрәмгә Наратлык авыл китапханәсендә «Китаплы гаилә» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаилә турында, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре турында китаплар һәм журналлар күрсәтелде. Яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре әңгәмәдә катнашты, үзләренең яраткан язучыларын һәм китапларын искә алды, гаилә белән китап укулары турында, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.