Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Наркотикларга “Юк!” дип әйт”.

Наркотиклар кешенең нерв системасын, аның миен җимерә, шуңа күрә наркоманнарда акыл зәгыйфьлеге тиз үсә. Психик тайпылышлар барлыкка килә. Наркотикларга бәйле кеше әкренләп үзенә карата хөрмәтен югалта, әхлакый сыйфатлары һәм психик тигезлеге бетә. Аномаль психика аркасында ул туганнары һәм дуслары белән аралаша алмый, һөнәр ала алмый, авыруга кадәр булган эшендә осталыгын югалта.

 

Бу темага карата 26 июньдә авыл китапханәсендә диспут уздырылды. Укучыларга наркотикның ни дәрәҗәдә зарарлы булуын аңлаттык, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында китаплар белән таныштырдык, укучыларга тема буенча буклетлар тараттык.