Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Ак канатлы фәрештә”.

22 июнь көнне Наратлык авылы фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер белән очрашу узды. Ул безгә балаларның сирәгрәк авыруы өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, тәнне ничек чыныктырырга икәнлекне сөйләде. Чарага килүчеләр тәнне чыныктыру һәм сәламәт яшәү рәвеше әдәбияты белән таныштылар, фельдшердан авыру вакытында дарулар һәм үләннәрне дөрес куллану буенча киңәшләр алдылар.