Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Солнце русской поэзии».

Бөтен дөньяда 6 июнь – Халыкара рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ 6 июньдә Александр Сергеевич Пушкин туган. Пушкин танылган рус язучысы, шуңа күрә аның туган көнендә рус теле көне ясарга карар ителә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Наратлык авыл китапханәсендә шагыйрьнең "Солнце русской поэзии" исеме астында китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәче Бөек шагыйрь тормышыннан, аның иҗаты, дуэль һәм шагыйрьнең үлеме турында кызыклы фактлар сөйләде. Чара дәвамында Александр Сергеевичның әсәрләреннән өзекләр укылды.