“Гаилә татулыгы белән көчле”.
15 майда Россиядә Гаилә көне билгеләп үтелә. 16 майда Наратлык авыл китапханәсендә «Гаилә татулыгы белән көчле» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаилә, балалар тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, гаилә һәм шәҗәрәләр турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар үз гаиләләрен сурәтләп рәсемнәр ясадылар.