Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Сәламәтлек зур байлык”.

Сәламәт булу – кешенең табигый теләге. Сәламәт һәм рухи яктан үскән кеше бәхетле: ул үзен бик яхшы хис итә.

Наратлык авыл китапханәсендә ата-аналарның медицина үзәге фельдшеры белән очрашуы узды. Фельдшер безгә балаларның сирәгрәк авыруы өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, тәнне ничек чыныктырырга кирәклеген сөйләде.

Кулланучылар тәнне чыныктыру һәм сәламәт яшәү рәвеше әдәбияты белән таныштылар, фельдшердан авыру вакытында дарулар һәм үләннәрне дөрес куллану буенча киңәшләр алдылар.