Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Күп укыган – күп белгән”.

3 апрельдә Наратлык авыл китапханәсе төрле яшьтәге балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрде. Чара балалар китабы көненә багышланган. Кулланучылар яңа кайткан китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныша алдылар. Халыкара балалар китабы көне 2 апрельдә, Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә. Бәйрәм үзенә бөтен илләрдән балалар әдәбиятын яратучыларның игътибарын юнәлтә. Балалар өчен китап сәнгатен иҗат итүчеләрдән тыш, бәйрәм гади кешеләр өчен дә бик мөһим, китап кечкенә балаларга әниләренең йомшак тавышы белән бергә игелек, мәхәббәт һәм тылсым дөньясына керергә мөмкинлек бирә.