“Хыял бераз хәйләли дә”.
1 апрель – көлке көне. Наратлык авыл китапханәсендә көлке көне уңаеннан "Хыял бераз хәйләли дә" уен кичәсе уздырылды. Уен программасы очраклы гына сайланмады, чөнки 1 нче апрель көнен шаяртулар һәм юморсыз күз алдына китереп булмый. Чарада иң гадәти булмаган, логик булмаган, буталчык һәм көлке сораулар, хикәяләр, викториналар булды. Шулай ук, укучыларга тапкырлык һәм осталыкта көч сынашырга тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән һәркем бик күп уңай эмоцияләр алып күтәренке кәеф белән киттеләр.