Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

"Уйларымны кеше белсен"

27 мартта китапханәбездә көн дәвамында татар җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист һәм сатирик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасының 85 еллыгына багышланган күргәзмә эшләде. Укучыларга “Тузга язмаган хәлләр”, “Кичер мине, әнкәй”, “Мираж”, “Әстәгъфирулла” һәм башка китаплары тәгъдим ителде. Рабит Батулла – Татар АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Үз иҗаты өчен Рабит Батулла «Татарстан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.