Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Нәүрүз көнне ни булмас”.

 

“Нәүрүз" сүзе "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу бәйрәмне 21-22 мартта көн белән төн тигезләшкән көнне каршы алалар. Ул язны каршы алуга, табигатьнең язгы уянуына һәм чәчүгә багышланган. Бәйрәмнәр 7-10 көнгә сузылган. Бәйрәм итүчеләр йорт хуҗаларына байлык, бәхет һәм зур уңыш теләгән җырлар җырлаганнар. «Нәүрүз» бәйрәменә багышлап Наратлык авыл китапханәсе һәм Ислейтар авыл клубы хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр өчен саф һавада бәйрәм чарасы оештырдылар, анда яз турында җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясадылар, театральләштерелгән тематик тамаша күрсәтелде. Балалар спорт уеннарында, күңелле ярышларда көч сынашты.