“Солдат каешы”
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февраль көнне, Наратлык авыл китапханәсендә армиядә хезмәт итеп кайткан авыл яшьләре белән очрашу кичәсе булып узды. Алар хезмәт иткән вакытларын искә төшерделәр, ул вакыттагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Балалар армия турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде, бәйрәмнең ни өчен нәкъ шулай аталуын, «Ватан» сүзенең ни өчен зур хәреф белән язылуын аңлатты. Бу бәйрәм малайларга тагын бер кат кыюлык, вөҗданлылык һәм батырлык турында искә төшерү мөмкинлеге бирә.