Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Халыкара туган тел көне”.

 

21 февральдә ЮНЕСКО карары буенча туган тел көне билгеләп үтелә. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле буларак танылган 14 телнең берсе. Туган тел – һәркем өчен кадерле сүз. Туган илебезнең, Ватаныбызның якынлыгын туган телебез ярдәмендә тоябыз. Наратлык авылы китапханәсендә Халыкара туган телләр көненә карата китап күргәзмәсе оештырырдык. Анда укучылар яңа кайткан китаплар белән таныша алды. Әлеге чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.